Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды, анда түбәндәге 5 закон проекты каралды:
“Лаеш муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы).
Закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе искәрмәләрен исәпкә алып хупланды (ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм “Җир кадастры” ҖЧҖ белән килешетереп).
“Саба муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы).
Закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе искәрмәләрен исәпкә алып хупланды (ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм “Җир кадастры” ҖЧҖ белән килешетереп).
“Наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау минстрлыгы).
Эшләп бетерелгән закон проектын Эксперт советына җибәрү турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Җир кодексының 5 статьясына үзгәреш кертү (кабаттан), Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы әзерләгән.
Закон проектын, аны практикада гамәлгә ашыру көтелгән нәтиҗәне бирмәүне һәм төп максатка ирешү мөмкин булмауны исәпкә алып, караудан төшереп калдыру турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларны торак урыннары белән тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында (кабаттан), Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы әзерләгән.
“Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү һәм “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында” 28.10.2013 № 84-ТРЗ Татарстан Республикасы Законын кабул итүгә бәйле рәвештә закон проектын караудан төшереп калдыру турында карар кабул ителде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте