Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды, аны министр Рөстәм Заһидуллин үткәрде. Чарада Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре, ведомство буйсынуындагы оешмалар җитәкчеләре, шулай ук республика хокук саклау органнарының чакырылган вәкилләре катнашты.
Көн тәртибендә тугыз мәсьәлә каралды, алар арасында 2014 елда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыруга аналитик күзәтүгә аерым игътибар бирелде. Күзәтү Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән иде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат Сергей Бродский билгеләп үткәнчә, республикада коррупцияне профилактикалау буенча планлы эшчәнлекне билгеләүче төп документ булып “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы тора.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, 2024 елда сораштырылган 3 мең гражданның 9,6% ы соңгы ел дәвамында коррупция очракларына юлыккан. Бу күрсәткеч 2021 ел белән чагыштырганда ике тапкырга кимегән. Татарстан Республикасы хокук саклау органнары тарафыннан коррупция юнәлешендәге 1 104 җинаять ачыкланган, шул ук вакытта 2023 елда мондый җинаятьләр 1 196 булган.
Комиссия утырышында шулай ук 2024 елда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Министрлык программасы чараларының үтәлеше турында да фикер алыштылар. Сергей Бродский сүзләренчә, быел программаның барлык индикаторлары да үтәлгән.
Утырыш йомгакларыннан чыгып Рөстәм Заһидуллин Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләренә керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү, шулай ук 2025 елда белешмәнең тиешле формасын тутыру мәсьәләләре буенча методик тәкъдимнәрне җиткерергә кушты. Моның өчен хезмәткәрләрне укытуга юнәлдерелгән семинар үткәреләчәк.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыруга аналитик күзәтүне Министрлыкта 2025 елда коррупцияне кисәтү буенча эш өчен нигез итеп кулланырга карар кылынды.