ТР юстиция министры урынбасары: Соңгы елларда Татарстан Җәмәгать судьяларының суд участокларында коррупция күренешләре турында хәбәрләр алынмады

2025 елның 4 марты, сишәмбе

Республикада суд участокларына бүленгән 190 җәмәгать судьясы гадел хөкемне гамәлгә ашыра. Җәмәгать судьялары бәйсез һәм бары тик Конституциягә һәм законга гына буйсыналар. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары аппаратларын матди-техник, оештыру, хокукый һәм финанс тәэмин итү өлешендәге эшне тикшереп тора. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Марат Низамиев Татарстан радиосына биргән интервьюсында искәртте.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, 2024 елда җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлеге белән бәйле 1 437 мөрәҗәгать алынган, шул ук вакытта 2023 елда аларның саны 431 булган. “Бу мөрәҗәгатьләрнең күп өлеше коллектор оешмаларыннан килде. Килгән шикаятьләрнең күбесе нигезсез дип табылды”, - дип аңлатты ул.

Марат Низамиев коррупциягә каршы тору юнәлешенә аерым игътибар бирде. Ул билгеләп үткәнчә, гражданнар Министрлыкка Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре эшчәнлегендә коррупция юнәлешендәге фактлар турында мәгълүмат белән мөрәҗәгать итә ала.

Министрлыкта 222-60-30 номерлы ышаныч телефоны эшли. Шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында хәбәр язарга яисә minjust@tatar.ru электрон почта аша мәгълүмат җибәрергә мөмкин”, - диде ул.

ТР Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең “Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру, анкеталау” бүлекчәсендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында коррупция турында аноним социологик сораштыру уздырылуы турында да сөйләде ул. 2024 елда сораштыруда 3 меңнән артык кеше катнашкан. Соңгы өч елда җәмәгать судьяларының суд участокларында коррупция юнәлешендәге күренешләр турында хәбәрләр алынмаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International