Татарстан Республикасы гавами хакимияте органнарының нормалар чыгару эшчәнлегенә 2018 елдан “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы кертелде. Система автоматик режимда хокукый җайга салудагы каршылыкларны һәм җитешсезлекләрне ачыклый. Эш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында алып барыла.
ТР Юстиция министрлыгы һәм “Кодекс” мәгълүмат компаниясе” АҖ вәкилләре ирешелгән нәтиҗәләр һәм системаны куллану буенча алдагы планнар турында видеоконференция режимында фикер алыштылар. Очрашуны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов уздырды.
Чарада “Кодекс” мәгълүмат компаниясе” АҖ мәгълүмат продуктларын булдыру идарәсе директоры Наталья Хохлова, “Кодекс” мәгълүмат компаниясе” АҖ “Төбәк законнары аналитигы” проекты җитәкчесе Александр Старобинец катнашты.
“Бүгенге көндә республика регистрында төбәк дәрәҗәсендәге 36 мең һәм муниципаль дәрәҗәдәге 324 мең норматив хокукый акт бар. Ел саен 3 меңнән артык федераль һәм республика актлары үз көченә керә. Мәгълүмати технологияләр ярдәменнән башка законнарның барлык үзгәрешләренә үз вакытында җавап бирү мөмкин булмас иде” - дип билгеләде әңгәмә барышында Мөхәррәм Ибәтов.