Юстиция министрлыгы тарафыннан Буа районында тапшырылган вәкаләтләрнең үтәлеше һәм дәүләт программалары чаралары өйрәнелде

2025 елның 18 марты, сишәмбе

Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында күчмә чара үткәрделәр.

Чара барышында районның җирле үзидарә органнары тарафыннан җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары өйрәнелде.

Татарстан Республикасының 2015 елның 3 ноябрендәге 92-ТРЗ номерлы Законы нигезендә республика муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары җирлекләрдән муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыялар һәм Юстиция министрлыгына җибәрәләр.

2024 елда һәм агымдагы елның 2 аенда регистрга кертү өчен Буа районыннан 800дән артык норматив хокукый акт, шулай ук аларга өстәмә 39 белешмә керде.

Чара барышында Буа районы юридик хезмәте хезмәткәрләренә “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” һәм “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программалары чараларын үтәү, шулай ук муниципаль актларны законнарга туры китерү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.

Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International