Бүген Россия Юстиция министрлыгы коллегиясенең киң вәкиллекле утырышы узды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты. Утырыш кысаларында каралган мәсьәләләрнең берсе “ВПРАВЕ.РФ” түләүсез юридик ярдәм дәүләт платформасы эшчәнлеге булды.
“ВПРАВЕ.РФ” - ул Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан булдырылган “Хокукый ярдәм” мәгълүмати системасы. Ул гражданнарның һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтүчеләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен бердәм җирлек булып тора.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан портал сынау режимында эшли башлаган төбәкләр рәтенә керде. Норматив-хокукый база даими рәвештә яңартыла, бу мәгълүматның тулылыгына ирешергә мөмкинлек бирә. Порталда инде 260 төрле тормыш ситуациясе бар, ул кулланучыга, мәсәлән, пенсия белән тәэмин итүгә, мирас рәсмиләштерүгә һәм ана капиталы акчаларын куллануга кагылышлы юридик мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә.
Порталда шулай ук документларга шаблоннар, мәгълүмати мәкаләләр һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар бирелә. Уңайлы навигация системага салынган, актуаль һәм кабул итү өчен аңлаешлы хокукый мәгълүматны табу мөмкинлеген бирә.
Портал эшләтеп җибәрелгән көннән бирле Татарстан Дәүләт юридик бюросы тарафыннан 4,6 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән.
Исегезгә төшерәбез, 2022 ел ахырында төзелгән Татарстан дәүләт юридик бюросы республика халкын 2022 елның августында Татарстан Рәисе белән берлектә Россия юстиция министры Константин Чуйченко ачкан “Юстиция кварталы” территориясендә кабул итә. 2024 елда бюро бүлеге шулай ук Саба районындада эшли башлады.