Татарстан Юстиция министрлыгы муниципалитетларга 700дән артык мето-дик материал җибәрде

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрүдәге роле турында фикер алыштылар.

Бу темага доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов чыгыш ясады. Ул Министрлык Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программаларын эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда актив катнаша дип белдерде.

“Соңгы ике ел дәвамында безнең белгечләр җиде белем бирү программасын үткәрүдә катнаштылар.  Алар кысаларында муниципалитетларның һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 1400дән артык хезмәткәре белем алды", - дип билгеләп үтте Мөхәррәм Мансур улы.

Моннан тыш, 2022 елдан Татарстан Юстиция министрлыгы төрле өйрәтү чараларын үзе оештыра һәм үткәрә. Ике ел эчендә шундый 134 чара үткәрелгән, шуларның 44е узган ел. Алар арасында семинарлар, эшлекле киңәшмәләр, муниципаль хезмәткәрләрне видео кабул итүләр һәм хезмәттәшлекнең башка формалары бар. Чаралар планы ел саен муниципалитетлардан алынган тәкъдимнәрне исәпкә алып төзелә.

Татарстан Юстиция министрлыгы шулай ук муниципалитетлар эшчәнлегенең җирләү эше, муниципаль хезмәтне оештыру, муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның вәкаләтләрен билгеләү, халыкның җирле үзидарә эшендә катнашуы, шулай ук муниципаль берәмлекләр уставларына үзгәрешләр кертү кебек төрле өлкәләренә методик ярдәм күрсәтү һәм модель актлар эшләү белән шөгыльләнә.

“Күрсәтелгән чорда без җирле үзидарә органнарына 700дән артык методик документ җибәрдек. Алар арасында мәгълүмат бирә торган һәм аңлату хатлары, аналитик белешмәләр, тәкъдимнәр, законнарга күзәтүләр бар. 2024 елда гына да шундый 214 материал җибәрелгән”, - дип ассызыклады министр урынбасары.

Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган методик ярдәмнең төп максаты муниципалитетларга актуаль, бигрәк тә аеруча зур кызыксыну һәм ихтыяҗ тудыручы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International