Казанда яшәүче ханым, җәйге ялын алдан планлаштырып, төрле пассажир йөртүчеләрдән берничә авиарейска һәм тимер юл маршрутларына билетлар сатып алган. Әмма ял сәфәре, һава торышы начар булу аркасында беренче рейс тоткарлану сәбәпле, барып чыкмаган.
Нәтиҗәдә дәгъвачы Казанның Вахитов районы буенча 8 нче суд участогына, калган билетларның актуальлеген югалтулары сәбәпле, килгән зыянны каплау таләбе белән мөрәҗәгать иткән. Ханым зыянны 180 мең сумнан артык дип бәяләгән.
Җәмәгать судьясы авиакомпаниягә куелган таләпләрне нигезсез дип тапты. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. “Ул очышның начар һава торышы аркасында кичектерелүен билгеләде. Рейсның тоткарлануы һава судносы очышының пассажирларның гомеренә һәм сәламәтлегенә янаган куркынычны булдырмау максатыннан куркынычсызлык таләпләрен үтәү нәтиҗәсе булган”, - диелә карарда.