2013 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында киңәшмә уздырылды, анда Россия ЭЭМ территориаль органнарының административ комиссияләр белән хезмәттәшлеге һәм административ штрафлар салу хакындагы карарларның үтәлешен тәэмин итү турындагы, шулай ук “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләрне төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законын 2013 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыру йомгаклары турындагы мәсьәлә каралды.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары белән видеоконференция режимында уздырылды.
Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары эшчәнлеге мәсьәләсе хакындагы нотык белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм контроль бүлеге башлыгы А.А.Подтелков чыгыш ясады. Нотыкта быелның 9 ае йомгаклары буенча җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары эшчәнлеге нәтиҗәләре чагылдырылды һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының эшчәнлеге җитәрлек дәрәҗәдә булмаган муниципаль берәмлекләр ассызыкланды.
Киңәшмә барышында Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов аерым муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен нәтиҗәле гамәлгә ашырмауның сәбәпләрен карады һәм әлеге проблеманы хәл итү юллары билгеләнде.
Россия ЭЭМ территориаль органнарының административ комиссияләр хезмәттәшлеге һәм административ штрафлар салу хакындагы карарларның үтәлешен тәэмин итү зарурлыгы мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Җәмәгать тәртибен саклауны һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру идарәсенең административ законнарны үтәүне оештыру бүлеге башлыгы урынбасары А.М.Назиков чыгыш ясады.
Киңәшмә кысаларында юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов муниципаль районнар һәм шәһәр округлары административ комиссияләре салган штрафларны җыеп алуның торышы турындагы мәсьәләне күтәрде. Киңәшмә йомгаклары буенча җирле үзидарә органнарына тиешле рекомендацияләр бирелде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте