Юстиция министрлыгы яшьләре Яшь профсоюз лидеры мәктәбендә үз осталыкларын күрсәттеләр

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

ТР Профсоюзлар Федерациясенең Хезмәт сараенда яшь профсоюз лидеры мәктәбенең “Профсоюз. Команда. Лидер” белем бирү чарасы оештырылды.

Чарада ТР Юстиция министрлыгының бүлек башлыгы, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте хезмәткәрләре һөнәр берлеге Татарстан Республика комитетының Яшьләр советы әгъзасы Ралия Гарифуллина катнашты.

Ике көнлек программа кысаларында катнашучылар яшьләр сәясәтенең чынбарлыктагы торышы һәм аның үсеш перспективалары, социаль партнерлык һәм коллектив-килешү җайга салу, мәсьәләләре, яшьләрнең компетенциясен үстерү һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президентының “2030 елга кадәр һәм 2036 елга кадәрге перспективада Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары турында” 2024 елның 7 маендагы 309 номерлы Указы нигезендә Россиядә “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты эшли. Проект 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрне үстерү өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән. Талантлы яшьләргә, шул исәптән яшь белгечләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә.

#Татарстан#Нацпроекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International