Мөслим һәм Түбән Кама муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан авыл җирлекләре башлыклары Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә кабул ителә.

2025 елның 27 мартында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә республиканың Мөслим һәм Түбән Кама муниципаль районнары авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул иттеләр.

Чарада Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников, Мөслим һәм Түбән Кама муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Видео аша кабул итү барышында җирлек башлыкларына законнардагы аеруча мөһим үзгәрешләр, административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзүдә тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, шулай ук мөлкәти булмаган таләпләргә караган суд карарларының үтәлеше турында мәгълүмат җиткерелде.

Чарада муниципаль норматив хокукый актларны, шул исәптән муниципаль берәмлекләр уставларын законнарга туры китерү, җирлекләр тарафыннан актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгару белән бәйле мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде.

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов сүзләренчә, “норматив хокукый актлар иҗтимагый мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен нигез булып тора. Аларны теркәү, системалаштыру һәм аларның гамәлдәге законнарга туры килүен тәэмин итү - гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен мөһим чаралар”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International