Мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне үтәү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә республика башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт учреждениеләре һәм муниципаль учреждениеләр бурычлы булган мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм суд карарларын үтәү эшен оештыру һәм хисап белешмәләрен тутыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

Чарада хисап белешмәләрен бирү һәм мөлкәти булмаган характердагы таләпләргә һәм суд карарларына бәйле хисап формаларын һәм реестрларын тутыруда җаваплы затлар катнашты.

Тулыландырыла торган реестрларга дөрес мәгълүмат бирү һәм куелган бурычларга җаваплы мөнәсәбәт кирәклегенә игътибар бирелде. Күрсәтелгән юнәлештә гавами хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү ысуллары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International