Юстиция министрлыгы тарафыннан Аксубай районында муниципаль регистрны алып бару өчен тапшырылган вәкаләтләрнең үтәлеше өйрәнелде

2025 елның 28 марты, җомга

Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Аксубай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю вәкаләтләре үтәлешен өйрәнә торган күчмә чара үткәрелде.

Вәкаләтләр республика муниципаль районнары тарафыннан 2015 елның 3 ноябрендәге 92-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә 2016 елдан гамәлгә ашырыла.

2024 елда һәм агымдагы елның 2 аенда Министрлыкка регистрга кертү өчен Аксубай районыннан 700дән артык норматив хокукый акт, шулай ук аларга өстәмә 114 белешмә керде.

Чара барышында районның юридик хезмәте белгечләренә муниципаль актларны законнарга туры китерү, норматив хокукый актларны һәм аларга өстәмә белешмәләрне муниципаль регистрга җибәрү мәсьәләләрендә хокукый ярдәм күрсәтелде.

Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән кыен мәсьәләләрне хәл итү юлларын карадылар, дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International