Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә 2025 елның 28 мартында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең авыл җирлекләре башлыкларын чираттагы кабул итү оештырылды. Чарада Нурлат һәм Питрәч муниципаль районнары башлыклары, җирле үзидарә органнарының җаваплы вазыйфаи затлары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Альберт Камалетдинов законнардагы җирле үзидарәгә кагылышлы аеруча мөһим үзгәрешләргә күзәтү ясады, җирлек башлыкларыннан килгән сорауларга җаваплар бирде, шулай ук муниципаль берәмлекләр уставларының законнарга туры килү мәсьәләсенә аерым тукталды.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина башлыкларга актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү белән бәйле вәзгыять, шулай ук актларны Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырып чыгару турында сөйләде.
Территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы советнигы Наталья Арзамасцева тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү һәм мөлкәти булмаган характердагы таләпләргә нисбәттә суд карарларын үтәү мәсьәләсе турында сөйләде.
Чара ахырында Мөхәррәм Ибәтов муниципаль норматив хокукый актларны вакытында актуальләштерү кирәклегенә басым ясады. Юстиция министры урынбасары сүзләренчә, “нормаларны сыйфатлы итеп иҗат итү - җирле дәрәҗәдә нәтиҗәле идарә итүнең законнарны агымдагы чынбарлыкка яраклаштырырга һәм халыкның иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган ачкычы булып тора”.