Татарстан Юстиция министрлыгы югары белем бирү мәктәбе программасы кысаларында муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүдә катнаша

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан КФУның дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарларының квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырыла.

Быел инде өч төркем тыңлаучылар укулар узды, барлыгы алты төркем планлаштырылган. Укыту программасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарларының көндәлек эшчәнлегендә очрый торган, халыкка социаль хезмәт күрсәтү, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсенә караган мөһим мәсьәләләрне үз эченә ала.

ТР Юстиция министрлыгыннан укыту программасы спикеры буларак җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина чыгыш ясый.

Дәрес кысаларында бүлек башлыгы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең хокукый нигезләрен, шулай ук муниципаль норматив хокукый актларны исәпкә алу һәм законнарга туры китерү мәсьәләләре турында сөйли.

Уку ахырында электрон тест формасында йомгаклау аттестациясе каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International