Казанда Татарстан дәүләт хезмәткәрләре арасында шахмат турниры узды

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Узган ялларда Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге республика олимпия резервы спорт мәктәбенең зур залында шахмат турниры узды, анда Татарстан Республикасының төрле министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан 19 команда катнашты.

Татарстан Юстиция министрлыгыннан уеннарда Булат Хөсәенов, Людмила Елина, Айдар Шакиров һәм Елена Гавриленко катнаштылар.

Мин турнирда инде икенче ел катнашам, бу кыйммәтле тәҗрибә. Шахма уены стратегик фикерләүне һәм тырышлыкны үстерергә ярдәм итә, бу шәхси тормышта да, профессиональ тормышта да бик файдалы, -диде Булат Хөсәенов, тәэсирләре белән уртаклашып.

Турнир ТР Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасының бер өлеше булды, ул февральдә чаңгы ярышларыннан башлана һәм ел ахырына кадәр  спортның төрле төрләре буенча очрашулар белән дәвам итәчәк.

Хезмәттәшләребезгә рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә спорт уңышлары телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International