Татарстан Юстиция министрлыгы Ветераннар советы Бөек Җиңү көненә әзерләнә

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Ветераннар советы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек планнары турында фикер алышты. Утырыш Ветераннар советы Рәисе Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә узды.

Министрлык хезмәткәрләре һәм ветераннарның 9 Майда Җиңү Паркындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу тантанасында катнашуы төп вакыйгаларның берсе булачак. Мөхәррәм Мансур улы ассызыклаганча, бу тантана илебез азатлыгы өчен гомерләрен корбан иткән геройлар истәлегенә тирән хөрмәт символы булып тора.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Ватанны саклаучылар елы уңаеннан һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Юстиция министрлыгы ветераннарга һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар уздырырга планлаштыра. Аерым алганда, апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Ветераннар Советы Рәисе Мөхәррәм Ибәтов яшь буынга илнең сугышчан тарихы турындагы белемнәрне тапшыруның мөһимлеген ассызыклады. Безнең бурыч - яшьләргә үткәндәге бөек вакыйгалар турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген җиткерү, - диде ул.- Шул уңайдан без Министрлык һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең балалары өчен иҗади конкурслар оештырабыз”.  Әйтик, апрельдә балалар өчен Алар Ватан өчен көрәштеләр рәсем конкурсы һәм “Онытмаска ант итәбез!” шигырь уку конкурсы узачак. Аларда ветераннарның оныклары да катнаша ала”.

Моннан тыш, Мөхәррәм Ибәтов белдергәнчә, күпьеллык традиция буенча, хезмәткәрләр Татарстан Юстиция министрлыгының Бөек Ватан сугышында катнашкан элеккеге җитәкчеләре җирләнгән урыннарга барачак. “Бу безнең ветераннарга Рәхмәт акты, Җиңү көне алдыннан хезмәткәрләр ел саен һәйкәлләрне тәртипкә китерә һәм чәчәкләр сала”, - дип аңлатты ул.

Министрлыкның рәсми сайтында “Гаилә альбомында хәрби фотолар” проекты да эшли башлады, ул Татарстан Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышы фронтларында катнашкан туганнары язмышы турында сөйли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International