Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Александрович Гомзик Татарстан радиосына биргән интервьюсында документларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру процессының ничек оештырылуы һәм нинди очракларда бу эшкә гади гражданнар да кертелүе турында сөйләде.
Ул Татарстанда “ТР Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы эшләвен һәм аның коррупцион хокук бозуларны профилактикалауда төп документларның берсе булып торуын билгеләп үтте.
Илья Александрович ассызыклаганча, Татарстан Россиядә коррупциягә каршы технологияләр һәм институтлар кертү буенча лидерлар рәтендә тора. Норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза ясауга аерым игътибар бирелә.
“2016 елдан башлап, республика рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән, Татарстанда норматив хокукый актларга һәм проектларга коррупциягә каршы бәйсез экспертиза ясаучы экспертларның республика конкурсы үткәрелә. Бәйсез экспертизада катнашу өчен Россия Юстиция министрлыгында аккредитация узарга кирәк”, - диде министрның беренче урынбасары.
Хәзерге вакытта Татарстанда 30 кеше аккредитацияләнгән: 29 физик зат һәм 1 юридик зат. Конкурс ел саен уздырыла, экспертлардан гаризалар 1 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Конкурс шартлары, шулай ук җиңүчеләргә бүләкләр турында тулырак 15 апрельдә 7:00 сәгатьтән соң радио эфирында ишетергә мөмкин булачак. Тыңламый калмагыз!