ТР Юстиция министрлыгының бүлек башлыгы Дәүләт хезмәткәрләренең электрон мактау тактасында!

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина Татарстан дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертелде.

Ралия Расыйх кызы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару буенча комплекслы эш алып барыла.

Регистр норматив документларның исәбен һәм актуальлеген тәэмин итә, гражданнар өчен мәгълүматның ачыклыгын арттыра, шулай ук хакимият органнарының актларның законнарга туры килүе буенча эшен гадиләштерә.

2024 елда муниципаль регистрга 35 252 акт, алар турында 2 900 өстәмә белешмә кертелгән.

Регистрда 28 меңнән артык белешмә системага салынган. Муниципаль актларның 15 075 актуаль редакциясе төзелде. 26 533 муниципаль актка карата юридик экспертиза үткәрелгән.

Ралия Расыйх кызы бүлек эшендә мәгълүмати технологияләрне актив куллана. Муниципаль регистр ТР Хокукый мәгълүматның рәсми порталы белән интеграцияләнгән, регистрны алып бару эшенә RPA роботы кертелгән. 2024 елда актларның 80% ы системага автоматик режимда кертелгән.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы Ралия Расыйх кызын чын күңелдән котлый һәм аңа яңа казанышлар, яңа һөнәри уңышлар тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International