Бүген “Россия яңа дөнья тәртибен формалаштыру контекстында” дигән ачык лекция узды. Министрлык коллективы алдында “Знанием” Россия җәмгыяте спикеры, беренче проректор - Казан инновацион университетының фәнни эшләр буенча проректоры, юридик фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган юристы Игорь Бикеев чыгыш ясады.
Игорь Измайлович игътибарны хәзерге вакытта дөньяның йөзен үзгәртә торган глобаль вакыйгалар кичерүенә юнәлтте. Ул билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция белән бәйле эпохаль үзгәрешләр халыкара вәзгыятькә йогынты ясый.
Лекция катнашучыларда зур кызыксыну уятты, бу илебезгә кагылышлы актуаль темаларга фикер алышуның мөһимлеген ассызыклый.