Чаллыда яшәүче ханым Татарстан Җәмәгать судьясы аппаратына рәхмәт белдерде

2025 елның 18 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сабырлык, мәрхәмәтлелек һәм кешегә ярдәм итүе өчен рәхмәт хаты алды.

Хат авторы Чаллы шәһәренең 10 нчы суд участогының 2 нче разрядлы белгеченә һәм канцелярия мөдиренә тирән рәхмәтен белдергән.

Ханым I төркем инвалид булуын хәбәр итә. Физик мөмкинлеге чикле булу сәбәпле,  аңа еш кына телефон аша читтән торып консультацияләү формаларына таянырга туры килгән. Ул ассызыклаганча, аппарат хезмәткәрләре аралашу культурасы белән аерылып торалар, һәрвакыт әдәпле һәм игелекле, аның һәр мөрәҗәгатенә игътибарлы булганнар.

“Мин даими рәвештә хезмәткәрләр белән телефон аша киңәшләштем. Алар бер тапкыр да тупас сүз әйтмәделәр, алай гына да түгел, бик зур сабырлык күрсәттеләр, миңа консультацияләр һәм киңәшләр бирделәр. Минем өчен, инвалид буларак, бу бик зур яхшылык”, - диелә хатта.

Юстиция министрлыгы хезмәттәшләребезнең эшенә югары бәя өчен рәхмәтен җиткерә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International