Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова 2025 елның 16 апрелендә административ комиссия төзү һәм аның эшчәнлеген оештыру, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләүдә республика дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә хокукый ярдәм күрсәтү максатларында Чаллы шәһәре Башкарма комитетына күчмә чара үткәрде.
Чара барышында шәһәр административ комиссиясенең оештыру эше, аның Суд приставлары федераль хезмәтенең территориаль бүлекләре белән үзара эшчәнлеге, шулай ук административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле затларны оештыру тәртибе өйрәнелде.
Күрсәтелгән юнәлеш буенча җаваплы затларның эш алып барулары, шул исәптән автоматик режимда башкарыла торган оештыру эшләре өйрәнелде, административ комиссия утырышында катнашып, җаваплы затлар белән актуаль мәсьәләләр тикшерелде.