Казанда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелде

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Республиканың имгәнүләрне дәвалау фәнни-гамәли үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алу, хәрби-табиб комиссиясе узу, кредит йөкләмәләрен туктатып тору, тиешле түләүләрне рәсмиләштерү тәртибе һәм ташламалар алуда  бушлай юридик ярдәм күрсәтелде.

Сугышчыларның сорауларына Татарстан Дәүләт юридик бюросы, республиканың Хәрби комиссариаты, Республика клиник хастаханәсе, Россия юристлары ассоциациясе Татарстан бүлекчәсе, республика Адвокатлар палатасы вәкилләре җавап бирде.

Юридик ярдәм, республика законы нигезләмәләренә һәм “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү дәүләт программасы” кысаларында, билгеле бер очракларда бушлай күрсәтелә. 2025 елның беренче кварталында мондый ярдәмне 441 хәрби хезмәткәр алды инде”, - диде Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәткуллин. Республика клиник хастаханәсе территориясендә бу инде безнең 3 нче күчмә чара. Казанда дәваланучы махсус хәрби операция ветераннарын кабул итүне ике атна саен оештырырга тырышабыз”, - диде ул.

Дәүләт юридик бюросы эшчәнлегендә хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукый ярдәм алуын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Күчмә чаралар оештырудан тыш, юридик бюро җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниатуллов атна саен һәр пәнҗешәмбе көнне гражданнарны “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалында кабул итә. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча анда 117 кеше кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International