Татарстанда махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре өчен 2 712 муниципаль ярдәм чарасы каралган

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм ташламалары һәм чаралары каралган.

Муниципаль дәрәҗәдә дә ярдәм чаралары шактый күп. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тиешле норматив хокукый актларны исәпкә ала, аларны эшләүдә һәм гамәлдәге документларга тиешле үзгәрешләр кертүдә хокукый ярдәм күрсәтә. Бу хакта бүген ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Татар-информ” матбугат конференциясендә сөйләде.

Кайбер районнарда юридик кадрлар юклыгын исәпкә алып, без муниципаль актларны эшләү, системалаштыру һәм аларны законнарга туры китерү мәсьәләсенә системалы якын киләбез, - диде Мөхәррәм Мансур улы. Бу елның 1 апреленә муниципаль регистрга 16 төр буенча 2 712 ярдәм чарасы турында белешмәләр кертелгән, - дип ачыклык кертте ул.

Ярдәм итү төрләре арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын үзара салым акчаларын түләүдән азат итү дә бар. Гражданнар җыены карарлары нигезендә мондый ташламалар күпчелек муниципаль берәмлекләрдә бирелә. 

Татарстанда 3 118 торак пункт бар, шуларның 1 829 ында (яисә 59%-ы) җирле халык кабул иткән карарлар күрсәтелгән категория гражданнарга ташламалар бирүне күздә тота. 2025 ел башына мондый карарлар саны 1 863 кә җитте. Ташламалар республиканың 39 муниципаль районында бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International