Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар циклы кысаларында Юстиция министрлыгы “Онытмаска ант итәбез!” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе һәм “Алар Ватан өчен көрәштеләр!” темасына рәсемнәр конкурсы уздырды.
Конкурста катнашучылар фаҗигале чор, Ватан азатлыгын курыкмыйча саклаган, ныклык һәм батырлык күрсәткән кешеләр турында шигырьләр укыдылар. Ә рәсемнәрдә ил тарихының мөһим мизгелләре: сугыштан кайткан геройларны каршылау, легендар Т-34 танклары, Мәскәү өстендә балкыган мәһабәт салют, җиңүчеләрнең портретлары сурәтләнгән. Алар Җиңүнең мәңгелек кыйммәтен һәм сугыш елларының тере мирасын символлаштыра.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик, конкурсларда катнашучыларга бүләкләр тапшырып, балаларны чын күңелдән котлады һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерде.
“Без бик күп искиткеч эшләр алдык, аларның һәрберсе игътибарга лаек, - дип ассызыклады ул. - Балалар, тарихыбызның иң якты истәлекләрен һәм төп битләрен истә калдырып, тирән хисләрен җиткерә алганнар. Бигрәк тә Җиңү турындагы шигырьләр күңелне нечкәртте. Сугыш хатирәләрен үз эченә алган шигырь юллары сугыш чоры вакыйгалары турында бөтен дөреслекне, югалту ачысын һәм Җиңү шатлыгын үз эченә ала. Балалар бу шигырьләрне укыганда, ирексездән, һәрбер сүзне күңелдән үткәреп, тынып каласың”.
Комиссия утырышы йомгаклары буенча җиңүчеләр дип игълан ителделәр:
“Алар Ватан өчен көрәштеләр” темасына рәсем конкурсында
5 яшьтән 10 яшькә кадәрге яшь категориясендә:
1 урын – Карева Дарья Артемовна, 9 яшь
2 урын – Закирова Ясминә Искәндәр кызы, 7 яшь
3 урын - Камалова Ясминә Илнар кызы, 10 яшь
11 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшь категориясендә:
1 урын – Иванова Дана Максимовна, 14 яшь
2 урын – Петрова Элина Сергеевна, 15 яшь
3 урын - Арзамасцев Трофим Дмитриевич, 12 яшь
“Онытмаска ант итәбез!” шигырь укучылар конкурсында
10 яшькә кадәрге яшь категориясендә (бу яшьне дә кертеп)
1 урын – Хафизов Самат Илдус улы, 8 яшь
2 урын – Чернова Мария Сергеевна, 6 яшь
3 урын - Сергеева Софья Андреевна, 9 яшь
11 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшь категориясендә (бу яшьне дә кертеп)
1 урын - Шиһабиева Самира Фәрһад кызы, 12 яшь
2 урын - Гурьева Милана Алексеевна, 13 яшь
3 урын – Салихов Булат Райнур улы, 12 яшь
Һәр яшь категориясендә 4 нче, 5 нче һәм 6 нчы урыннарны алган катнашучыларны конкурс лауреатлары дипломнары белән бүләкләделәр.
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган конкурслар Министрлыкта инде 10 ел дәвамында үткәрелә. Быел конкурсларда катнашучылар составы киңәйде: Министрлык аппараты һәм җәмәгать судьялары аппаратлары, Министрлык карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең һәм Министрлык ветераннарының балалары гына түгел, оныклары да катнаша.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы конкурсларда катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерә, барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлый! Шулай ук илнең иң төп бәйрәме – Җиңү көне алдыннан барысына да җылы май кояшы, иминлек һәм бәхет тели!