Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Зеленодольск муниципаль районында күчмә чара үткәрделәр.
Чара барышында районның җирле үзидарә органнары тарафыннан җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыюда дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өйрәнелде.
Республиканың 2015 елның 3 ноябрендәге 92-ТРЗ номерлы Законы нигезендә республика муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары җирлекләрдән муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыялар һәм Юстиция министрлыгына җибәрәләр.
2024 елда һәм бу елның 3 аенда Министрлыкка Регистрга кертү өчен Зеленодольск районының 2 меңнән артык норматив хокукый акт, шулай ук аларга өстәмә 13 белешмә кергән.
Чара барышында районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы чараларын үтәү, шулай ук муниципаль актларны законнарга туры китерү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында тәкъдимнәр әйтелде.