Җәй килә! Юстиция министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куркынычсызлыкның барыннан да өстен икәнен искәртә!
Ата-аналар түбәндәгеләргә игътибарлы булырга тиеш
Бала белән мәйданчыкка уйнарга килгән һәр кеше, иң элек, куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышырга тиеш. Күп кенә җайланмалар - таганнар, тауларда баланың куркынычсыз уеннар өчен минималь яше күрсәтелгән.
Баланы иминиятләштерү. Игътибарны бер генә минутка читкә юнәлткән арада да кечкенә бала куркыныч хәлгә тарырга мөмкин. Мәйданчыкта тауда уйнаганда, карусельдә, таганда атынганда аның яныннан китмәгез.
Таган. Балага тирбәлеп тора торган таганнар янына беркайчан да якын килергә ярамавын аңлатыгыз. Икенче бер сабый атына торган таган килеп бәрелгән очракта, җәрәхәтләр бик җитди булырга мөмкин. Таганны тиз генә туктатып та булмый, баланың якынлашканын күргән очракта да, бәрелешүне булдырмый калу бик кыен булачак.
Комлык. Бала белән яңа мәйданчыкка килгәч, комлыкта куркыныч әйберләр: пыяла, пластик кисәкләре, чүп-чар ятмавына инаныгыз.
Мәйданчык урнашкан җир. Әгәр балалар мәйданчыгы юлга терәлеп тора торган ишегалдында урнашкан икән, баланы бер генә секундка да күздән ычкындырмагыз. Аңа мәйданчыктан йөгереп чыгып китәргә ирек бирмәгез. Бала якынлашып килүче машина, велосипед яки самокатны күрми дә калырга мөмкин.