Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында видеоконференция режимында гавами хакимият органнары тарафыннан милек характерында булмаган таләпләр һәм суд карарлары үтәлеше нәтиҗәләре каралды.
Чарада Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча суд приставларының махсуслаштырылган бүлеге башлыгы Жанна Самойлова, республика башкарма хакимият органнарының, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җаваплы затлары катнашты.
Территорияне оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә күзәтчелекне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Наталья Арзамасцева башкарылган эшләр турында сөйләде, агымдагы елның беренче кварталында эш нәтиҗәләре буенча милек характерында булмаган таләпләрнең артуы күзәтелгән гавами хакимият органнарына аерым игътибар бирелде.
Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Аксубай муниципаль районы һәм Казан шәһәре администрациясе вәкилләренең хисабын юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов тыңлады.
Мөхәррәм Ибәтов шулай ук дөрес мәгълүмат бирүнең һәм куелган бурычларны үтәүгә җаваплы карауның мөһимлеген билгеләп үтте.
Киңәшмә барышында бигрәк тә суд приставлары хезмәте белән багланышлар өлешендә уртак эшнең уңышлы мисаллары яңгырады, бу суд карарларын үтәүнең ачыклыгын һәм нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә.