Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә узган киңәшмәдә җирле үзидарә органнары тарафыннан 2025 елның I кварталы йомгаклары буенча административ законнар өлкәсендә тапшырылган Татарстан Республикасы аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Чарада Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе вәкилләре, шулай ук муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру өчен җаваплы кешеләр һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар видеоконференция режимында катнашты.
Муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләре эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм административ материаллар төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затларның катнашуы турында территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Наталья Арзамасцева сөйләде.
Административ комиссияләр карарларының үтәлеше турындагы мәгълүмат белән Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Ибәтуллин чыгыш ясады.
Министр урынбасары тарафыннан берничә муниципаль берәмлек, шул исәптән Казан һәм Чаллы шәһәрләре вәкилләре тыңланды.
“Бер генә административ хокук бозу да җәзасыз калырга тиеш түгел. Җәзадан котылып калып булмау - административ җаваплылык принцибы, һәм әлеге принципны гамәлгә ашыру гомумән хокук бозуларга һәм аерым алганда административ хокук бозуларга каршы нәтиҗәле көрәшнең мөһим факторы булып тора”, - диде министр урынбасары.