Бүген илебез иң зур бәйрәмне - Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләп үтә.
Министрлык коллективы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чараларда актив катнашты.
Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республиканың Алабуга районында узган бәйрәм чараларында катнашты һәм район халкын бәйрәм белән котлады.
Моннан тыш, ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның татарстанлыларга, фронт ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә мөрәҗәгатен укыды. “Сигез дистә ел дәвамында җиңүчеләрнең балалары, оныклары Һәм оныкчыклары Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм туган җиргә мәхәббәт хисләрен саклап киләләр. Без, Җиңү варислары, тарихны яңадан язуга юл куймаячакбыз, халкыбызның хәрби һәм хезмәт батырлыгы турындагы тарихи дөреслекне киләчәк буыннар өчен саклап калачакбыз” диелә анда.
Мөрәҗәгатьтә сугышның һәр гаиләгә, һәр йортка кагылып узганлыгы аерым билгеләп үтелә. Республикадан фронтка киткән 700 меңгә якын солдатның яртысыннан артыгы яу кырында ятып калган. Аларның исемнәре һәм батырлыклары киләчәк буыннарның хәтерендә мәңге сакланыр.
Республика халкы алгы сызыкта гына түгел, тылда да зур роль уйный. Сугыш башланганнан соң ук Татарстан заводлары сугыш өчен кирәкле техника һәм кирәк-яраклар җитештерә башлый. Казан армияне хәрби самолетлар белән тәэмин итеп тора торган авиация сәнәгате үзәгенә әверелә. Заводлар снарядлар, миналар һәм зенит җайланмалары җитештерелә биредә. Җиңел промышленность исә фронтны хәрби кием белән тәэмин итә.
Министр искәрткәнчә, илне яклау бурычын бүген безнең замандашларыбыз - махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр үти. Өлкән ветераннарыбызның батырлыгы һәм үз ватаннарын яратулары үрнәгеннән илһамланып, республика аларга тиешле ярдәмне күрсәтә.
Татарстан башкаласында тантаналы чаралар гадәттәгечә Җиңү паркындагы Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр салудан башланып китте. Аннары Министрлык хезмәткәрләре “Үлемсез полк” акциясендә катнаштылар.
Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз сезне, кадерле дуслар! Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез! Ветераннар алдында баш иябез! Ватан өчен һәлак булган каһарманнарга мәңгелек дан!
.