Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Министрлар Кабинетының 2025 елның 13-18 маенда “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисадый форумын уздыру чорында алкоголь продукциясен ваклап сатуны тыю турындагы карарын бастырып чыгарды.
Күрсәтелгән чорда Казанда Аграрная, Һади Такташ урамнарында, аэропорт территориясендә, Зур Кызыл, Бауман, Островский, Университет, Чернышевский, Декабристлар урамнары территорияләрендә, Ибраһимов проспектында, Николай Ершов, Петербург, Волков, Абдулла Бичурин, Чистай, Борһан Шаһиди, Сәет Галиев урамнарында урнашкан сәүдә нокталарында алкоголь продукциясен сату тыела диелгән әлеге документта.
Җәмәгать туклануы учреждениеләре искәрмә булып тора.