Байлар Сабасы бистәсендә һәм Саба районында яшәүче 200 гә якын кеше түләүсез юридик ярдәм алды

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Байлар Сабасында Татарстан дәүләт юридик бюросы бүлеге эшчәнлеген дәвам итә. Бюроның баш белгече Рәшит Ахунов, җирлекнең үзендә кабул итүләрдән тыш, районның авыл торак пунктларында даими рәвештә күчмә чаралар оештырыла дип белдерде. “Быелгы елның дүрт аенда түләүсез юридик ярдәм сорап 198 кеше мөрәҗәгать итте, - дип ачыклык кертте Рәшит Илсур улы. - Мөрәҗәгатьләрнең күбесе пенсионерлардан һәм пенсия яшенә җиткән затлардан килә, аларга пенсия белән тәэмин итү һәм җиргә хокук мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча аңлатмалар таләп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International