Татарстан Юстиция министрлыгы аңлата:
Татарстанда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре транспорт чарасында ялган теркәү билгеләрен кулланган машина йөртүчене тоткарлаганнар.
Административ җәза билгеләү турындагы карарны Саба суд районының җәмәгать судьясы чыгарды.
Машина йөртүче юлда барганда туктатылган.
Тикшерүдән соң билгеле булганча, транспорт чарасындагы теркәү билгесе башка машинанынкы булып чыккан.
“Транспорт чарасын йөртүче чыгып китәр алдыннан дәүләт теркәү билгеләренең дөреслеген тикшерергә һәм транспорт чарасының төзек булуын тәэмин итәргә тиеш. Булган дәлилләр административ хокук бозуда гаепләү өчен җитәрлек”, - диелә җәмәгать судьясы карарында.
Автомобиль хуҗасын РФ КоАП 12.2 статьясының 4 өлешендә каралган хокук бозуда гаепле дип таныдылар (транспорт чарасы белән идарә итү, анда дәүләт теркәү билгеләрен кагыйдәләрне бозып урнаштыру) һәм алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр.
Машина йөртүчедән машина йөртү таныклыгы алына.