Юстиция министрлыгы күчмә чаралар графигы нигезендә җирлекләрдән Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен өйрәнүне дәвам итә.
2015 елның 3 ноябрендәге 92-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә вәкаләтләр Татарстан муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары тарафыннан 2016 елдан бирле башкарыла.
Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Зәй районында әлеге эшнең барышын өйрәнделәр.
Регистрга кертү өчен Министрлыкка 2024 елда һәм бу елның 4 аенда Зәй районының 1045 норматив хокукый акты, шулай ук аларга 180 нән артык өстәмә белешмә керде.
Чара барышында районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә муниципаль актларны законнарга туры китерү, норматив хокукый актларны һәм аларга өстәмә белешмәләрне муниципаль регистрга җибәрү буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән кыен мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен башкарганда эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында тәкъдимнәр җиткерелде.