Татарстан юстиция министры ел саен уздырыла торган Петербург халыкара юридик форумында катнашты

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

XIII Петербург халыкара юридик форумы кысаларында заманча хокук өлкәсенең түләүсез юридик ярдәм системасын үстерүне дә үз эченә алган  төп мәсьәләләре буенча дискуссияләр булды.

“Хокуклы булырга хокуклы: түләүсез юридик ярдәм халыкара тәҗрибә призмасы аша” сессиясендә билгеләп үтелгәнчә, бүген түләүсез юридик ярдәм күрсәтү институты - юристларның хезмәтенә түли алмаган гражданнарның социаль-яклаучысыз категорияләренең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауда иң кирәкле механизмнарның берсе.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин элегрәк билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2024 елда 4 164 гражданга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелгән. Бу 2023 ел күрсәткечләреннән 63% ка артык. Үсеш тенденциясе агымдагы елда да саклана - 2025 елның беренче кварталында гына да мондый ярдәмне 1500дән артык кеше алды инде.

Профессиональ юристлар һәм җәмәгать эшлеклеләренең традицион очрашу урынына әверелгән форум актуаль хокукый темаларның киң спектрын колачлаган 120 чарадан торган программаны үз эченә ала. Чарада 81 илдән 5000 гә якын делегат катнашу бу форумны зур халыкара юридик чараларның берсе булуын белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International