Җәмәгать судьясы: җәза - мәҗбүри хезмәт

2025 елның 25 мае, якшәмбе

Республиканың Саба районында яшәүче ир-атка 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы, алимент буенча 63 мең сумнан артыграк бурычы җыелганга күрә, 50 сәгатькә мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Суд материалларыннан мәгълүм булганча,  57 яшьлек ир-ат үзенең балигъ булмаган баласына 2025 елның февраленнән апреленә кадәр алимент түләмәгән.

Эшне караганда җәмәгать судьясы җавап тотучының башкарма производство кузгатылганлыгы турында белгәнлеген, әмма бурычны каплау өчен берни дә эшләмәвен ачыклаган. Үз гаебен танып, ир-ат түләүләрнең тоткарлануы даими эш булмау аркасында килеп чыгуын аңлатты. Хәзерге вакытта ул эшкә урнашу һәм бурычын каплау өчен тырыша.

Ир-атның үз гаебен тулысынча тануын исәпкә алып, судья ана җәзаны мәҗбүри эшләр рәвешендә билгеләргә мөмкин дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International