Казан Кремлендә яшь юристлар арасында “Кадровый центр” конкурсының финалы старт алды

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә ел саен үткәрелә торган “Кадровый центр” республика конкурсының финалы уза.  Анда Татарстанның алдынгы өч югары уку йортының юридик факультеты студентлары катнашты. Чараны Татарстанда Россия юристлары ассоциациясе оештыра.

Конкурсның төп бурычы - талантлы студент-юристларны ачыклау гына түгел, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, “хокук өлкәсендә югары профессиональ белгечләр әзерләү” дә. Министр мондый конкурслар булачак белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен булдыруда мөһим роль уйный дип белдерде.

Күптән түгел узган XIII Петербург халыкара юридик форумыннан алган тәэсирләре белән уртаклашып, Рөстәм Илдус улы хәзерге юристларга карата таләпләрнең үзгәрүен билгеләп үтте. “Бүген яңа форматтагы белгечләргә ихтыяҗ зур. Юридик базар профессионаллардан теоретик базага ия булуны гына түгел, ә комплекслы хокукый мәсьәләләрне хәл иткәндә стандарт булмаган фикер йөртүне, кабул ителә торган карарлардагы куркынычларны алдан күрү һәм минимальләштерүгә сәләтле булуны да таләп итә”, - диде ул.

Юридик факультетларның чыгарылыш курс студентлары һәм магистрантлары, оператив һәм мантыйкый карарлар кабул итү сәләтен күрсәтеп, идарә итү буенча бәйгеләрендә көч сынашалар. Юридик кейслар белән эшләгәндә конкурсантларга теоретик базаны белүләрен генә түгел, бәхәсле мәсьәләләрдә үз позицияләрен анализлый, яклый һәм исбатлый белүләрен дә күрсәтергә туры киләчәк. Конкурс «Золотой стандарт соискателя» дип аталган мастер-класс белән тәмамланачак.

Бүгенге көн йомгаклары буенча конкурста катнашучы 10 кеше җиңүче булачак, аларга үзләренә остазлар сайлап алу һәм остазлык программасында катнашу хокукы биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International