Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2025 елның I кварталында 5,6 мең муниципаль актны тикшерде

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре 2025 елның беренче кварталында “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы кысаларында 5680 муниципаль актны коррупциоген факторлар булу-булмавына тикшергән. Бу хакта “Норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза һәм коррупциягә каршы бәйсез экспертиза” дип аталган укыту семинарында хәбәр иттеләр.

Чара барышында билгеләп үтелгәнчә, узган ел Министрлык 26 533 муниципаль актка экспертиза уздырган, шуларның 276сында 544 коррупциоген фактор ачыкланган. 2024 елда һәм 2025 елның беренче кварталында ачыкланган хокук бозуларның 80% тан артыгы дискрецион вәкаләтләрне арттыруга һәм норматив коллизияләргә бәйле.

Артык киң таралмаган, әмма шулай ук очрый торган кимчелекләр дип административ процедураларның булмавын яки тулы булмавын, актны компетенцияләрне бозып кабул итүне, юридик-лингвистик аңлашылмаучылыкны санарга була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 елда Министрлык тарафыннан ачыкланган барлык коррупциоген факторлар тулысынча бетерелде.

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов билгеләп үткәнчә, республикада коррупциягә каршы, шул исәптән бәйсез экспертларның да  зур потенциалы формалаштырылган. Хәзерге вакытта Татарстанда аккредитацияләнгәннәр арасында30 физик зат-эксперт, шулай ук 1 юридик зат - “Иннополис” университеты исәптә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International