Татарстан Юстиция министрлыгы төзекләндерү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искә төшерә

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Юстиция министрлыгы республика халкының игътибарын барлык шәһәр һәм авыл җирлекләрендә расланган һәм гамәлдә булган төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү зарурлыгына юнәлтә. Бу кагыйдәләр биналарны, корылмаларны һәм аларга орынып тора торган территорияләрне карап тотуга, шулай ук фасадларның һәм коймаларның тышкы күренешенә таләпләрне билгели.

Министрлыкның территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова хәбәр иткәнчә, шәһәр һәм авыл җирлекләрендә төзелеш материалларын, чүп-чарны, калдыкларны билгесез урыннарга бушату, озын булып үскән үләнне вакытында чапмау, корыган үләнне тырмадамау, җир эшләрен рөхсәтсез башкару һәм башкалар еш очрый торган  хокук бозулар булып кала.

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.6 статьясы нигезендә административ җаваплылык күздә тотыла. Гражданнар өчен - 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен - 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен - 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф каралган. Таләпләрне кабат бозган очракта штрафлар арта.

Җәзаны 43 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында төзелгән административ комиссияләр билгели. Хокук бозулар турындагы беркетмәләрне муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарының вәкаләтле вазыйфаи затлары һәм җирлек башлыклары төзи.

Министрлык төзекләндерүнең билгеләнгән таләпләрен үтәргә һәм ачыкланган хокук бозуларны вакытында бетерергә кирәклеген искәртә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International