Баланы ата-ана ризалыгыннан башка коррекция сыйныфына яки махсуслаштырылган уку йортына күчерү законга туры килми.
Әлеге сорау Халыкара балаларны яклау көненә багышлап уздырылган чарада - “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул иткән чакта бирелде. Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм планлаштыруны оештыру бүлеге башлыгы Ярослав Швецка Казанда яшәүче ханым, баласы өчен борчылып, шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.
“Ата-аналар ризалыгыннан башка педагогик коллектив баланы укыту формасын үзгәртә алмый. Мондый гамәлләр “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга турыдан-туры каршы килә”, - дип аңлатты белгеч.
Ярослав Швец сүзләренчә, хәтта махсус укытуны тәкъдим итүче психолог-медицина-педагогика комиссиясе (ПМПК) бәяләмәсе булганда да, соңгы сүзне баланың ата-анасы яки законлы вәкилләре әйтә. Комиссия бәяләмәсе бары тик тәкъдим характерында гына булырга мөмкин һәм баланы мәҗбүри күчерү өчен нигез була алмый.
“Әгәр мәктәп белгечләреннән мондый тәкъдим булган икән, ата-анага/законлы вәкилләргә, аннан баш тартканчы, моның нәрсә белән бәйле булуын аңлау мөһим. Һәм үз балаң мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәргә”, - дип өстәде ул.
Барлыгы 6 кешегә түләүсез юридик консультацияләр бирелде. Мөрәҗәгатьләр ата-ана хокукларын торгызу, опекунлыкны рәсмиләштерү, ана капиталын нәтиҗәле файдалану, балага түләүләр билгеләү, күпбалалы гаиләләр өчен алимент һәм социаль гарантияләр алу тәртибенә кагылышлы булды.