Иске Чүпрәле авылында җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләренә багышланган йомгаклау зона киңәшмәсе узды. Чара муниципаль хезмәткәрләр өчен соңгы ике атнада Чистай, Мамадыш, Сарман һәм Чүпрәле районнарында узган семинарлар сериясен төгәлләде.
Зона киңәшмәләре җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре арасында турыдан-туры диалог урнаштыруга юнәлтелгән. Очрашуларда авыл территорияләрендә халыкның эш активлыгын арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Семинарның икенче өлеше муниципалитетлар алдында торган актуаль мәсьәләләр турында фикер алышуга багышланган иде. Катнашучылар авыллар эчендәге юлларны төзү һәм ремонтлау, авыл җирлекләре өчен социаль грантларны гамәлгә ашыру, транспорт белән тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрделәр. Алда торган сайлауларга - Татарстан Республикасы Рәисен һәм муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлауларга, шулай ук гражданнарның үзара салымын оештыру кебек хокукый аспектларга да аерым игътибар бирелде.
Хокук мәсьәләләре Татарстан Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Бу юнәлештә Министрлык муниципалитетларга хокукый һәм методик ярдәм күрсәтә: мәгълүмати хатлар, методик рекомендацияләр, законнардагы үзгәрешләргә күзәтүләр җибәрә, шулай ук тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен башкаруда ярдәм итә, укыту чаралары һәм күчмә чаралар үткәрә.
Киңәшмәләр барышында муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре Юстиция министрлыгы белән үзара хезмәттәшлеккә уңай бәя бирделәр. Очрашуда катнашучылар хезмәттәшлекнең барлык юнәлешләре буенча эшнең нәтиҗәлелеген аерым билгеләп үттеләр һәм эшчәнлек барышында барлыкка килә торган сорауларның эш тәртибендә оператив хәл ителүен ассызыкладылар.