Сабантуй шатлык һәм бердәмлек бүләк итә: Рөстәм Заһидуллин Санкт-Петербург халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады

2025 елның 7 июне, шимбә

Татарстан Республикасы юстиция министры Санкт-Петербургта Сабантуйда катнашты! Сабантуй - Татарстанда гына түгел, республикадан читтә дә халыкларны берләштереп һәм мәдәниятара аңлашуны һәм дуслыкны ныгытуга ярдәм итеп уздырыла торган традицион бәйрәм.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән Рөстәм Заһидуллин чарада катнашучыларга һәм кунакларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау мөрәҗәгатен укыды.

Мөрәҗәгатьтә хезмәт традицияләренең, кунакчыллыкның һәм дуслыкның мөһимлеге ассызыклана. Татарларның кайда гына яшәүләренә карамастан, Сабан туеның кунакчыл мәйданы төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә, бердәмлек һәм татулык атмосферасын формалаштыра.

Сабантуй ярышларында яшьләрнең иң яхшы сыйфатлары ачыла: көч, җитезлек, акыл һәм теләсә нинди шартларда да үз гаиләсенә һәм Ватанга ышанычлы терәк булырга әзер булулары күренә. «Бүген дә татар халкының батыр уллары төрле милләт һәм дин вәкилләре белән янәшә басып, махсус хәрби операциядә безнең уртак рухи-әхлакый кыйммәтләребезне яклыйлар», - диелә котлау текстында. 

Чыгышын тәмамлап, министр барысына да нык сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек теләде. 

Моннан тыш, Рөстәм Илдус улы Санкт-Петербургның мәдәният өлкәсе вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды, Татарстан җитәкчелегеннән рәхмәт белдерде һәм Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе губернаторларына, шулай ук әлеге регионнарның закон чыгару җыеннары депутатларына истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International