Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы адресына республика халкы суд карарлары һәм суд процессында катнашучылар турындагы мәгълүматны интернетта бастырып чыгару мәсьәләләре буенча еш мөрәҗәгать итә башлады.
Министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Юлия Михайлова “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү турында” 2008 елның 22 декабрендәге 262-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре нигезендә суд актлары тиешле судның рәсми сайтында бастырып чыгарылырга тиеш дип аңлата. , Татарстан Республикасында исә бу - Җәмәгать судьялары порталы.
2017 елның 27 сентябрендә РФ Югары Суды Президиумы суд актлары текстларын судларның рәсми сайтларында урнаштыру тәртибен билгеләде. Карарда ачык урнаштырыла торган мәгълүматтан төшереп калдырылырга тиеш булмаган шәхси мәгълүмат санап үтелгән.
“Аерым алганда, эшләрнең теркәлү номерлары, аларның исемнәре яисә бәхәс предметы, суд процессында катнашучылар турында мәгълүмат, эшләрнең суд аша узуы турында мәгълүмат, шулай ук эшләрне карау нәтиҗәләре буенча суд актларын чыгару турында белешмәләр сакланырга тиеш”, - дип билгеләп үтә Юлия Александровна.
Моннан тыш, нинди суд карарлары бастырып чыгарылырга тиеш түгеллеге дә әйтелә: болар - гаилә-хокук мөнәсәбәтләреннән барлыкка килә торган, дәүләт иминлегенә кагылышлы эшләр буенча, психиатрия стационарына мәҗбүри госпитализацияләү турында чыгарылган актлар.
“Башка очракларда суд эшләре турындагы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары порталында бастырылган белешмәләр юкка чыгарылырга тиеш түгел һәм порталның электрон архивында саклана”, - дип белдерде ул.