Мөрәҗәгатьтә бәйрәмнең милли традицияләрне саклаудагы аерым әһәмияте ассызыклана. "Гасырлар дәвамында кунакчыл мәйдан төрле яшьтәге, төрле милләттән һәм диннән булган кешеләрне үзенә җыя. Бәйрәм күпмилләтле Татарстан халкының тыныч һәм үзара дус яшәвен ачык чагылдыра. Шулай ук Сабантуйның туганнар, авылдашлар һәм дуслар өчен көтеп алынган очрашу урыны булуы да билгеләп үтелә. “Аның атмосферасы туган телдә күңелле аралашуга, гасырлар буе дәвам иткән гореф-гадәтләрне тоюга этәрә. Спорт көрәше һәм халык уеннарының кабатланмас рухы, талантлар осталыгы белән җәлеп итә. Егетләрнең - үз гаиләләрен һәм Ватаннарын саклаучыларның көче, җитезлеге, тапкырлыгы нәкъ менә биредә күренә”, - диелә анда.
Катнашучылар һәм кунаклар өчен традицион ярышлар, татар эстрадасы йолдызлары концертлары катнашында бай программа әзерләнгән иде. Районның иң яхшы хезмәтчәннәрен бүләкләү тантанасы бәйрәмнең үзенчәлекле мизгеле булды, анда министр да катнашты.