Быел Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары институтына нигез салынуга 25 ел тула. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бу чорда цифрлы сервислар татарстанлыларның тормышын сизелерлек гадиләштерде һәм суд эшләрен алып бару процессын тизләтте, дип белдерде.
Министр сүзләренә караганда, Татарстан гадәттәгечә Россия субъектлары арасында цифрлаштыру буенча алдынгы урында тора. Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бу юнәлешкә аерым игътибар бирә. Юстиция министрлыгы, үз чиратында, республика халкының җәмәгать судьялары белән үзара хезмәттәшлеген гадиләштерүгә юнәлдерелгән цифрлы карарларны гамәлгә кертү буенча өзлексез эш алып бара.
“Җәмәгать судьяларының барлык суд участокларында электрон гадел хөкем системасы эшли. Әлеге сервис гражданнарга һәм юридик затларга суд участокларына электрон рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә”, - диде министр. Ул сервисның популярлыгы торган саен арта баруын ассызыклады. “Әгәр 2023 елда, ягъни сервис эшчәнлегенең беренче тулы елында электрон рәвештә 91 мең документ тапшырылган булса, 2024 елда – 140 меңнән артык”.
Рөстәм Илдус улы хәбәр иткәнчә, 2024 елда җәмәгать судьялары аппаратлары тарафыннан республика халкына 96 мең SMS-хәбәр җибәрелгән. “Гражданин судка мөрәҗәгать иткәндә традицион почта хәбәре урынына СМС аша хәбәрләр алу турында гариза яза ала. Бу бик уңайлы, почтага барырга кирәкми, барлык кирәкле мәгълүмат турыдан-туры кәрәзле телефонга килә”, - дип аңлатты ул.
“Электрон чират” - Татарстан халкы өчен судка мөрәҗәгать итү процессын җиңеләйтә торган тагын бер сервис. Хәзер кабул итүгә ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн язылырга мөмкин, бу суд участокларында көтеп утыру вакытын сизелерлек кыскарта.
Гомуми юрисдикция судлары тарафыннан карала торган эшләр динамикасы турында сөйләгәндә, министр җәмәгать судьяларының эше сизелерлек артуын билгеләп үтте. Әгәр 2005-2008 елларда җәмәгать судьялары тарафыннан уртача 310 мең эш каралган булса (бер судьяга елына якынча 1800 эш), 2024 елда каралган эшләр саны 872 меңгә җиткән, бу исә бер судьяга елына якынча 4590 эш дигән сүз.
Рөстәм Заһидуллин ассызыклаганча, Министрлыкның төп бурычларыннан берсе җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен дә, шулай ук җәмәгать судьяларына үз хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен дә уңайлы шартлар тудыру.
“Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы карары белән 2014 елдан республикада “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” программасы гамәлгә ашырыла. Программа җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итүнең төп проблемаларын системалы рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирә”, - диде ул.
Соңгы 10 елда 24 бинада капиталь ремонт үткәрелгән, аларда 85 суд участогы урнашкан.
“Без суд участокларына йөрүче гражданнар өчен тиешле шартлар булдырырга тырышабыз, халыкның хәрәкәте чикле төркемнәре өчен уңайлы мохит булдыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирәбез”, – диде министр.