Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең авыл җирлекләре башлыкларын чираттагы кабул итү узды. Видеоэлемтә аша узган чарада Балык Бистәсе, Саба һәм Сарман муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, җирле үзидарә органнарының җаваплы вазыйфаи затлары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Видеоэлемтә аша кабул итү барышында җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Альберт Камалетдинов законнардагы җирле үзидарәгә кагылышлы аеруча мөһим үзгәрешләргә күзәтү ясады, шулай ук җирлек башлыкларыннан килгән сорауларга җаваплар бирде.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Илсөя Хисамова актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү белән бәйле вәзгыять, шулай ук актларны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырып чыгару турында мәгълүмат бирде.
Территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү һәм мөлкәти булмаган таләпләр буенча суд карарларын үтәү мәсьәләләрен күтәрде.
Чара ахырында Мөхәррәм Ибәтов муниципаль норматив хокукый актларны вакытында актуальләштерү кирәклегенә игътибар юнәлтте. Юстиция министры урынбасары сүзләренчә, “норматив хокукый актлар җәмгыятьнең хокукый нигезен формалаштыруда төп роль уйный. Аларны исәпкә алу, системалаштыру һәм гамәлдәге законнарга туры килүләрен тикшереп тору гражданнарның хокукларын һәм иреген яклау өчен мөһим инструментлар булып тора”.