Арчада капиталь ремонттан соң районның яңартылган җәмәгать судьялары бинасы ачылды. Капиталь ремонт эшләре “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырылган.
Җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре эшли торган 1974 елда төзелгән бина тышкы яктан гына матурланып калмаган, биредә уңайлылык һәм куркынычсызлыкны арттыру өчен сизелерлек үзгәрешләр булган. Ремонт барышында түбә алыштырылган, территория төзекләндерелгән, сак һәм видеокүзәтү системалары урнаштырылган, шулай ук җиһазлар һәм компьютерлар яңартылган.
“Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән безнең җәмәгать судьяларын матди-техник яктан тәэмин итүне яхшырту, шул исәптән ремонт ясау мөмкинлегебез бар”, - дип билгеләп үтте юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп. “Бина хәзер гадел хөкем эшләрен нәтиҗәле башкару һәм гражданнарның суд участокларында үзләрен уңайлы хис итүләре өчен заманча таләпләргә тулысынча туры килә”.
Арча районында 2000 елда җәмәгать судьялары эшли башлаган вакыттан алып караганда, хәзерге вакытка аларның йөкләнеше сизелерлек артты. 2024 елда гына да алар 8348 эш һәм материал караганнар, бу 2023 ел белән чагыштырганда 22% ка күбрәк.
Нәтиҗәле эшчәнлекне тәэмин итү өчен хәзер суд участокларында иркен кабинетлар, суд утырышларының функциональ заллары, архив бүлмәләре һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен ризык кабул итү бүлмәсе ясалган. Халыкның аз хәрәкәтчән төркемнәре өчен уңайлы мохит булдыруга аерым игътибар бирелгән.
Бу чарада катнашкан мәртәбәле кунаклар арасында шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов та бар иде.