Юстиция министрлыгы Нурлат районында нормалар иҗат итү эшчәнлеген һәм муниципаль хезмәт үсешен өйрәнде

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында күчмә чара уздырды.

Чара барышында районның җирле үзидарә органнарының җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары өйрәнелде.

Республиканың 2015 елның 3 ноябрендәге 92-ТРЗ номерлы Законы нигезендә республика муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары җирлекләрдән муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыялар һәм Юстиция министрлыгына җибәрәләр.

2024 елда һәм агымдагы елның 5 аенда Министрлыкка регистрга кертү өчен Нурлат районының 932 норматив хокукый акты, шулай ук аларга өстәмә 122 белешмә кергән.

Чара барышында районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы чараларын үтәү, шулай ук муниципаль актларны законнарга туры китерү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.

Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында тәкъдимнәр әйтелде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International