Татарстан делегациясе Енисей ярында узган зур Сабантуйда катнашты

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй Красноярск чикләрендәге Татышев утравында зурлап уздырылды. Красноярск крае бүгенге көндә ел саен үткәрелә торган Сабантуй бәйрәмнәре саны буенча Себер федераль округында лидер.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә катнашты. Делегация составына Татарстан Республикасының халык артисты Фердинанд Фәтхи, Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлшат Имамиева һәм халыкара конкурслар лауреаты Илнур Еникиев кертелгән иде.

Сабантуйда катнашучыларны һәм кунакларны котлап, юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен укыды: “Сабантуй татар мәдәниятенең күптөрлелеген, байлыгын һәм үзенчәлекләрен чагылдыра, дөньяның төрле континентларында яшәүче ватандашларыбызны берләштерә. Массакүләм бәйрәмнәрдә без ата -бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр һәм традицияләрнең дәвамчанлыгы турында кайгыртабыз, аларга хөрмәт белән карыйбыз һәм яшь буында аларга мәхәббәт тәрбиялибез”, - дип билгеләп үтелә котлауда.

Бәйрәм традицион уеннар һәм ярышлар белән үрелеп барды. Төп мәйданда Сабантуйның йөзек кашы - көреш узды. Бу мавыктыргыч ярыш беркемне дә битараф калдырмады. Оештыручылар шулай ук көянтә белән йөгерү, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү һәм башка кызыклы бәйгеләр әзерләгәннәр иде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International