Юстиция министрлыгы Бөгелмә районында нормалар иҗат итү эшчәнлеген өйрәнде

2025 елның 27 июне, җомга

Юстиция министрлыгы күчмә чаралар графигы нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен җирлекләрдән кирәкле мәгълүмат җыю буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләре үтәлешен өйрәнүне дәвам итә.

2015 елның 3 ноябрендәге 92-ТРЗ номерлы республика Законы нигезендә вәкаләтләр Татарстан муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары тарафыннан 2016 елдан башкарыла.

Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре бу эшне өйрәнү буенча Бөгелмә районына бардылар.

2024 елда һәм бу елның 5 аенда Министрлыкка Регистрга кертү өчен Бөгелмә районының 734 норматив хокукый акты, шулай ук аларга өстәмә 70 белешмә кергән.

Чара барышында районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә муниципаль актларны законнарга туры китерү, норматив хокукый актларны һәм аларга өстәмә белешмәләрне муниципаль регистрга җибәрү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.

Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында тәкъдимнәр әйтелде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International